Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Ул башланганны бирле республиканың урман фондыннан 2,3 мең куб. м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 3 мең куб.м коры-сары һәм аунак агач җыеп куелган.
Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан 460 артык аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә башланды. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза. Аның даими катнашучылары арасында – республиканың төрле оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.