«Экология – һәркемнең эше» II Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

«Экология – һәркемнең эше»  II Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгене Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештыра.

«Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе яшьләрнең экологик культурасын һәм аңын үстерүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне табигать саклау тәртибенә, аларга кызыклы һәм аңлаешлы форматлардан, мәсәлән, флешмоб яки челленджлардан файдаланып, җәлеп итүгә юнәлтелгән. Аерым да, команда белән дә катнашу күздә тотыла. Шәхси беренчелектә иҗади эшләрне «Экодөнья», «Экопроект», «Экоблогер», «Экорәсем», «Экофокус», «Экомультфильм», «ESG-буын», команда эшләрен «Экогаилә» һәм «Экомәктәп» номинацияләрендә көтәләр.

Премиягә 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә дәгъва итә ала. Эшләр 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин:  https://экологияделокаждого.рф/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International