Бүген Нолькино урман кишәрлеге территориясендә (Марий Эл Республикасы) «Иң яхшы харвестер һәм форвардер машинисты – 2022» бәйгесе булып узган. Бәйгедә Марий Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасы операторлары катнашкан. Татарстанны «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре – харвестер операторы Илнур Хәлимов һәм форвардер операторы Александр Иванов тәкъдим иткән. Хөкемдарлар сыйфатында шулай ук «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре – механиклар Максим Еливанов һәм Андрей Малов чыгыш ясаган.
Бәйге барышында харвестер машинистлары – кисү аппаратын җыю һәм сүтү, билгеле бер вакытка бүрәнә ваклау, агач аудару, ә форвардер операторлары бүрәнәләрне төяү, маневрлау, бушату һәм сортларга аеру күнекмәләрен күрсәткәннәр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча харвестер операторлары арасында Илнур Хәлимовка 3 нче урын бирелгән.
Котлыйбыз!