Лубян урта мәктәбе укучылары «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ уку остаханәләрендә булганнар. Балалар өчен экскурсияне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова үткәргән.
Очрашу барышында ул укучыларга көллиятнең тарихы һәм хәзерге торышы, әзерлек юнәлешләре, студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары турында җентекләп сөйләгән. Шулай ук укучылар ландшафт дизайны нигезләре турында белә һәм кәрҗиннәр үрү буенча мастер-класста катнаша алганнар.
Экскурсия һөнәри юнәлеш бирү кампаниясе кысаларында оештырылган. Исегезгә төшерәбез, бу елның 1 июнендә көллияттә укырга керү өчен документлар кабул ителә башлаячак. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә алачаклар.