Чирмешән урманчылыгы һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү эшләрен башкара

2022 елның 27 мае, җомга

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара. Шулай итеп, ел башыннан бирле Чирмешән урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына 11 яңа мәгълүмат тактасы һәм баннер урнаштырылган.

«Шуның белән бергә 12 аншлаг һәм баннер, шулай ук урманнарга килүче гражданнар өчен 16 ял итү урыны ремонтланды. Мондый эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексына керә, – дип сөйләде «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков. – Хәзерге вакытта квартал баганаларын һәм шлагбаумнарны яңарту эшләрен алып барабыз, гражданнарның ял итү урыннарында үскән үләннәрне чабабыз һәм чүп-чар чыгарабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International