Казанның тарихи өлешен яңадан торгызу буенча 2011 елда башланган кампания Иске Татар бистәсенә яңа сулыш өрде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына сигез йортны яңарту йөкләнгән иде. Шул яңартылган яисә реставрацияләнгән биналарда тышкы бизәү, капкалар, тәрәзәләр, тәрәзә яңаклары, нәкыш элементлары монтажлау эшләре төгәлләнде, электр үткәрелде, территорияләр төзекләнә.