Һөнәри берлекнең Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Җәй булган җирдә…» дигән балалар рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Аны оештыручы – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы.
Бәйге Министрлык хезмәткәрләренең һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең 4-15 яшьлек балалары арасында үткәрелде. Бәйгегә барлыгы 58 эш алынды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 4-6 яшьлек балалар арасында беренче урынны Әминә Гыйлаҗева алды, икенче урында – Самир Әскәров һәм Тимур Әхмәров, өченче урында – Семен Чернов, Данияр Мостафин һәм Сабина Мәнихова.
7-9 яшьлекләр арасында беренче урынга Риана Тимергалиева чыкты, икенче урында – Ольга Батдалова һәм Злата Урамова, өченче урында – Динар Хәйретдинов һәм Дәлия Төхвәтова.
10-12 яшьлекләр арасында җиңүне Камилә Салихова яулады, икенче урында – Азалия Хәмзина, өченчедә – Марат Сираҗетдинов.
13-15 яшьлекләр арасында беренче урынны Энҗе Фазлыева яулады, икенче урында – Зилә Хөсәенова, өченче урында – Анастасия Плешакова.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар, бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр июнь аенда тапшырылачак.