Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Хәзерге вакытта Ары урманчылыгындагы Илләт кишәрлегенең 75 кварталының 35 бүлемтегендә санитар-савыктыру чаралары уздырыла, 6 кеше эшли, – дип сөйләде «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов. – Кишәрлекнең гомуми мәйданы 5 гектар тәшкил итә, эшләрне бу атнада төгәлләргә планлаштырабыз».
Аның сүзләренә караганда, быел Ары урманчылыгы территориясендә 154 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 10 гаектардан ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.