«Яшел ил» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Бәйрәкә урта мәктәбе укучылары өчен «Экологик сукмак» квест-уенын үткәргән

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

«Яшел ил» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбе укучылары өчен «Экологик сукмак» дигән квест-уен үткәргән. Укучылар сукмак юлында тукталып, төрле биремнәрне үтәгәннәр, агач һәм куакларның токымнарына, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар төрләренә, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр.

«Бездә җәйге чорда да чаралар планлаштырылган, – дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Дәүләтханова. – Шулай итеп, балалар чишмәләрне чистарту акциясендә катнаша, акчәчәк, календула һәм башка дару үләннәрен җыялар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International