Республика районнарында «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында быелның июлендә узачак Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетында катнашачак.
31 команда иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда дөрес юнәлеш ала белү күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урманнарда янгыннарны сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк. Слет кысаларында шулай ук төрле конференцияләр, мастер-класслар, конкурслар, квестлар һ.б. үткәреләчәк.