«Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган. Исегезгә төшерәбез, конкурс республиканың гомуми белем бирү йортларында укучы 7-16 яшьлек балалар арасында уздырылган иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Урманны саклау һәм урман торгызу» номинациясендә 7-9 яшьлекләр категориясендә Зеленодольск районы «Красная шапочка» 19 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Аврора Эрос, 10-12 яшьлекләр арасында – Айзилә Сабирҗанова (Теләче районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе), 13-16 яшьлекләр арасында Анна Субаева (Менделеевск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе) җиңүче булган.
«Урман матурлыгы» номинациясендә 7-9 яшьлекләр арасында – Ралина Гудакова (Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбе), 10-12 яшьлекләр категориясендә – Карина Осипова (Казан шәһәренең 185 нче күппрофильле лицее), 13-16 яшьлекләр категориясендә Карина Аттина (Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбе) җиңү яулаган.
Төбәк этабында җиңүчеләрнең эшләре конкурсның икенче федераль этабында катнашу өчен «Россия урман саклау үзәге» ФБУ җибәреләчәк. Шулай ук конкурста җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгеннән дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.