ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү ярышларында катнашты

2022 елның 4 июне, шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар «Буревестник» спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Рамил Гыйльманшин, Рөстәм Халиков һәм Нияз Имамиев составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

«Ярышларда бик теләп катнаштым, чөнки иртә яшьтән йөзәргә ярата идем, – дип сөйләде Рөстәм Халиков. – Йөзү – физик һәм психологик дәрәҗәдә сәламәтлекне ныгытып, кеше тәненә комплекслы уңай йогынты ясый торган физик активлыкның иң файдалы төрләренең берсе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International