«Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Урманнарны торгызуның нәтиҗәлелеге нәкъ менә агротехник алымнарның сыйфатына турыдан-туры бәйле, – ди урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөэминов. – Аларны уздыру үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшыртырга, үсеп китүчәнлекне, урман культураларының сакланышын һәм тиз үсешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә мондый эшләр 35 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – 800 гектар».
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча быелның 6 июненә урман культураларын агротехник карау эшләре 1 мең га мәйданда башкарылган.