Яшь татарстанлылар юниорларның «Подрост-2022» Бөтенроссия урман конкурсы финалында катнашачак

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Юниорларның «Подрост-2022» Бөтенроссия урман конкурсы финалистлары билгеләнгән. 6 номинация буенча җиңүчеләрне Россия Федерациясенең 51 субъектыннан 103 катнашучыдан сайларга туры киләчәк.

Финалга чыгу өчен барлыгы 313 бала көч сынашкан, алар ‒ конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук илнең 76 төбәгеннән үз-үзләрен күрсәтүчеләр. Эшләр «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе», «Проектлы табигать саклау эшчәнлеге», «Урман хуҗалыгы профилендәге урта һәм югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше», «Мәктәп урманчылыклары – эшчәнлекне программа-методик яктан тәэмин итү» номинацияләрендә тәкъдим ителгән.

Финалга Татарстан Республикасы вәкилләре дә чыккан. Алар – Арча районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ильяс Галимов («Арча урман хуҗалыгы мисалында тотрыклы үсеш стратегиясе аспекты буларак, кирәкле булмаган биомассаны производствога җәлеп итү» проекты), Саба районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Диләрә Кәримуллина («Саба урманчылыгы территориясендә чыршының кору чыганакларында табигый яңартылуны өйрәнү» проекты) һәм Лубян урман-техника көллияте студенты Никита Шустов («Шарсыман сынучан тал сабакларында тамыр барлыкка китерә торган эремәләр йогынтысына чагыштырма анализ» проекты).

Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы ел саен өч этапта үткәрелә – төбәк, читтән торып федераль  һәм турыдан-туры федераль турлар. Конкурсантларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.

Барлык 103 финалистка Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы дипломнары тапшырылачак, җиңүчеләр һәм призерлар  кыйммәтле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International