“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре ТР Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәп яны лагеры балаларын экологик сукмак буйлап экскурсиягә чакырдылар.
Балалар нарат башларында зур колония булып оялаган соры челәннәрне аеруча кызыксынып күзәттеләр. Кырмыска оясының эшчән тормышына, үз эшләре белән мәш килүче керпеләргә, сакчыл тиеннәргә, елгыр елга балыкларына игътибар иттеләр. Экологик маршрутның тагын бер тукталышы Чаганлык болынында булды, анда балалар каен җиләге җыйдылар.
Озак кына җәяү йөргәннән соң “Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре Иж елгасы буенда әзерләгән төшке аш яшь туристларга бигрәк тә тәмле тоелды.