Министрлыкта ТР мәктәп урманчылыкларының V слетына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР мәктәп урманчылыкларының V слетына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Анда министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештыру, «Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда» конференциясен, «Яшь урманчылар» конкурсын үткәрү, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, слетта катнашучыларның яшәү һәм туклану һ.б. мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слеты 2022 елның 27-29 июль көннәрендә «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. 31 команда  иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда дөрес юнәлеш ала белү күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урманнарда янгыннарны сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International