Бүген ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында видеоконференция режимында дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйльманшин һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында «Дәүләт реестрлары белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер категориягә керүен билгеләү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Мари Эл Республикасының Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, Пермь крае Табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм башкалар кыскача нотыклар белән чыгыш ясады. Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үз чыгышында дәүләт урман реестрына кишәрлекләр турында мәгълүмат кертү буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләде.