ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ Урюм кишәрлегендә Россиянең атказанган сәяхәтчесе Александр Советов җитәкчелегендәге экспедиция булып киткән. Әлеге төркем әгъзалары Татарстан Республикасының Милли сукмагы маршруты буенча юл тота.
Экспедиция 5 июньдә Ульяновск өлкәсе чигеннән башланган. Экспедиция Чуваш Республикасы чигенә кадәр 360 км юлны 20 июньгә кадәр узарга планлаштыра.
Барлык 12 кешедән торган команда трек уза. Урюм кишәрлеге урманчысы Дмитрий Тойкин өчен Россиянең атказанган сәяхәтчесе, туризм буенча КМС, дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашучы Александр Советов, рус сәяхәтчесе һәм язучысы, сәяхәтнамәләр, китаплар авторы, фотограф, кинорежиссер-документалист Валерий Шанин, Trekkingmania сайты авторы Роберт Вәлиев һәм экспедициянең башка әгъзалары белән танышу мөмкинлеге туган.