Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган көчен җаваплылыкны катгыйландыра торган «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 28 маендагы 141-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.
Мәсәлән, хәзер урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (элек 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр иде), вазыйфаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр (элек – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр иде), юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр (элек 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр) административ штраф салуга китерә.
Шулай ук чүп-чар, урман түшәмәсен, корыган үлән һәм урманда булган башка янучан материалларны урманнарга турыдан-туры тоташкан җир кишәрлекләрендәге таләпләрне бозып яндырган өчен дә штрафлар арттырылды.
Тулырак мәгълүматны сайттан белергә мөмкин: http://www.kremlin.ru/acts/bank/47849.