Чирмешән районының «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Азалия Мусина ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оешуга 30 ел тулуга багышланган рәсем конкурсында «9-11 сыйныф укучылары» категориясендә беренче урынны яулаган. Конкурста җиңүчеләрне кичә, 8 июньдә, Милли китапханә бинасында бүләкләгәннәр. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һ.б. катнашкан.
ТР Экология министрлыгы оешуга 30 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы агымдагы елның 1 мартыннан 15 апреленә кадәр үткәрелгән. Бәйгегә кәгазьдә төрле техника һәм рәсем ясау чаралары (төсле карандашлар, буяулар, балавыз акбурлары һ.б.) ярдәмендә башкарылган эшләр кабул ителгән. Бәйге темалары: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите» һәм «Планетаның киләчәге». Конкурска барлыгы 1,9 меңнән артык эш алынган.
Котлыйбыз!