Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында урман фонды җирләренә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш, Александр Орнатский агымдагы елның июнь аенда округ субъектларында урманнарда янгын куркынычы фаразына да тукталды.