Түбән Кама районы Красный Ключ урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама шәһәре территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрендә катнашканнар. Чара Химиклар проспектында оештырылган, барлыгы 50 данәдән артык үсенте утыртылган.
Эшләр Түбән Кама шәһәренең экологик каркасын булдыру проекты кысаларында башкарылган. «КПБ» МУП җитәкчесенең яшелләндерү буенча урынбасары Радик Шәйсолтанов сүзләренә караганда, әлеге проектны тормышка ашыру өчен утырту материалы инде сатып алынган – бу якынча 12 млн.сумлык төрле токымдагы 8 меңнән артык агач һәм куаклар. Аларны шәһәрнең төрле участокларында утыртачаклар.