Яшь татарстанлылар «Шәп экологик сәяхәт өчен бүлеш» табигать саклау акциясендә катнаша ала

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Гомуми белем бирү йортлары, өстәмә белем бирү йортлары, махсус (коррекцион) белем бирү йортлары укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Шәп экологик сәяхәт өчен бүлеш» табигатьне саклау акциясендә катнаша ала. Акция калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру буенча «ЭкоХОД» россиякүләм белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла. Оештыручылар – Өстәмә белем бирү һәм балалар ялын, аларны савыктыруны оештыру федераль үзәге һәм РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы.

Катнашучы командаларга  https://ecohod.fedcdo.ru/ сайтында теркәлү узарга кирәк һәм калдыкларны (макулатура, пластик, кием-салым һ.б.) махсус кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк. Калдыкларны тапшыру факты кабул итү пунктыыннан бирелгән белешмә белән расланган булырга тиеш. Тапшырганнан соң катнашучылар шәхси кабинетта хисап формасын тутыра.

Нәтиҗәләр буенча акциядә катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр дипломнар һәм төп приз – шәп экосәяхәт алачак (сәяхәт урыны һәм вакыты акцияне үткәргәннән соң оештыручылар тарафыннан игълан ителәчәк).

Проект турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://ecohod.fedcdo.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International