Урман тармагы белгечләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара. Шулай итеп, акция башланганнан бирле Аксубай урманчылыгы территориясендә урманнарга килүче гражданнар өчен 10 ял итү урыны ремонтланган.

«Моннан тыш, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм мәгълүмат такталары да ремонтланды, – дип сөйләде «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Кузнецов. – Акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан барлыгы 8 куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 10 куб.метр коры-сары һәм аунак күчләргә өеп куелды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International