Зәй урман хуҗалыгы белгечләре базислы урман питомнигында сезонлы эшләр башкара

2022 елның 14 июне, сишәмбе

«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында сезонлы эшләр башкара. «Безнең питомник Зәй урманчылыгының 69 нчы кварталында урнашкан, аның мәйданы 10 гектар тәшкил итә. Быел биредә 0,9 гектар мәйданда имән һәм корычагач орлыгы чәчелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев. – Хәзерге вакытта чәчүлекләрне карау – чүп үләннәренә каршы көрәш һәм рәтләр арасында туфрак эшкәртү эшләре алып барыла. бу эшләргә 8 кеше җәлеп ителгән».

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча урман питомникларында 21 га мәйданда орлык чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International