«Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Цифрлы урман» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетына әзерләнә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең «Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Цифрлы урман» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетына әзерләнә. Балалар урман хуҗалыгы терминнарын һәм төшенчәләрен, урман хуҗалыгы эшләренең төрләрен, сирәк очрый торган үсемлекләрне һәм хайваннарны һ.б. өйрәнә.

Исегезгә төшерик,  «Цифрлы урман» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слеты бу елның 27-29 июль көннәрендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. 31 команда  иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда дөрес юнәлеш ала белү күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урманнарда янгыннарны сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International