«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.
Эшләр 3 номинациядә 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: «Агачлар утырту – Җирне дәвалау», «Яшь урманчылар табигать сагында» һәм «Урманнар орлыклардан башлана». Катнашу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына anya16161912@yandex.ru электрон адресы буенча гариза һәм эш тапшырырга кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре 31 декабрьгә кадәр билгеле булачак. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/respublikanskiy-fotokonkurs-sohranenie-lesov-v.htm.