Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре питомникларда чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара

2022 елның 17 июне, җомга

«Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре питомникларда чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Сыйфатлы утырту материалы үстерү өчен күп көч куярга кирәк, – ди «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Екатерина Буренина. – Чаралар комплексына даими рәвештә су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш, минераллы ашламалар кертү, авырулардан һәм корткычлардан сиптерү керә».

«Хәзерге вакытта 2020, 2021 һәм 2022 елларда чәчүлекләрне карау тулы куәтенә бара. Эшләргә 6 кеше җәлеп ителгән, – дип өстәде Екатерина Буренина. – Бу елның шытымнары күзләрне сөендерә. Аларның тышкы күренеше үсентеләрнең сәламәт булуы һәм яхшы үсүе турында сөйли».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International