«Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары дәүләт йомгаклау аттестациясен демонстрацион имтихан формасында үтә. Демонстрацион имтиханда «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлеге буенча 19 студент катнашачак (тармаклар буенча).
Әзерлек көнендә, 16 июнь көнне, студентлар эшләрне башкару вакытында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздылар.
Бүген, 17 июнь көнне, студентларның беренче төркеме һөнәри бурычларны хәл итү буенча биремнәрне «Бухгалтерлык исәбе» компетенциясе нигезендә башкара. Биремнәр WorldSkills стандарты таләпләренә туры килә.
Студентларга биремнәрне үтәү өчен 6 сәгать вакыт бирелә, аларны үтәү барышында студентларга беренчел исәп документлары һәм регистрлар белән эшләү, активларны, капиталны һәм оешманың йөкләмәләрен исәпкә алу, финанс нәтиҗәләрен һәм оешманың финанс хәлен билгеләү буенча белемнәрен, күнекмәләрен күрсәтергә кирәк. Барлык биремнәр дә «1С» автоматлаштырылган бухгалтерлык исәбе системасы ярдәмендә башкарыла.
Иртәгә, 18 июньдә, икенче төркем студентлары демонстрацион имтихан биремнәрен үтәячәк.