ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре «Сосновка» балаларны савыктыру лагере территориясендә урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләрен үткәргән

2022 елның 17 июне, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Бөгелмә урманчылыгы чикләрендә «Сосновка» балаларны савыктыру лагере территориясендә урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшергән. «Тикшерүнең төп бурычы –  балаларның иминлегенә һәм лагерь мөлкәтенә куркыныч белән янаган барлык агачларны  һәм хәтәрлекләрне үз вакытында ачыклау һәм бетерү», – дип сөйләделәр филиалда.

Эш нәтиҗәләре буенча «авария хәлендәге» 78 агач ачыкланган. Якын арада «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре аларны җыештыру буенча чаралар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International