«ЭкоМир-2022» халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

«ЭкоМир-2022» халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны оештыручы – Россия табигый фәннәр академиясе.

«ЭкоМир» Халыкара Экологик Премиясе – әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән башка экологик эшчәнлектә күренекле казанышлар өчен иҗтимагый бүләк.

 «ЭкоМир» премиясе 11 номинация буенча бирелә. Конкурста катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыруны раслый торган гаризалар һәм документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

Гаризаларны тапшыру шартлары һәм таләпләре «ЭкоМир» халыкара экологик премиясе турындагы нигезләмәдә бар, ул www.raen.info сайтында урнаштырылган.

Конкурска гаризалар җибәрү вакыты 2022 елның 31 октябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International