Лубян урман-техник көллиятендә «Күп төрле урман ярышлары» дигән һөнәри кулланма бәйгеләр узды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри мәгариф учренждениесендә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы» белгечлеге буенча белем ала торган 3 нче курс студентлары арасында «Күп төрле урман ярышлары» дигән һөнәри-кулланма ярышлар узды. Ярышлар барышында анда катнашучылар урман законнары өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар белән эш итү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли биремне үтәде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Радмир Нигъмәтьянов яулады. Икенче урында – Кристина Посаженникова, өченчедә – Дамир Мортазин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International