Пермьдә биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Пермь шәһәрендә урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнарына буйсына торган дәүләт учреждениеләре әзерләгән агачны сатулар аша сату мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Нотыклар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, аның урынбасары Антон Трифонов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Федераль дәүләт урман күзәтчелеге идарәсе башлыгы Алексей Абрамов, «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ өлкән идарәче директоры Алексей Рыжиков һ.б. чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында биржа мәйданчыгында агачны сату, гаризаларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре, сатуларны үткәрү, агачны сату-алу һәм ташу буенча исәпләмәләрне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International