ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул – Айрат Мирзанур улы Минһаҗев.
Айрат Минһаҗев «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән Илнар Әхмәтгалиевне алыштырды.
Айрат Минһаҗев 1984 елның 9 июнендә Минзәлә шәһәрендә туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (хәзерге Лубян урман-техник көллиятен, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен һәм Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
Айрат Минһаҗевның 19 еллык хезмәт стажы бар. Хезмәт эшчәнлегендә урман мастеры, урманнан файдалану буенча инженер, Минзәлә урман хуҗалыгының баш урманчысы, Минзәлә урманчылыгының җитәкче-урманчысы урынбасары, Түбән Кама урманчылыгының җитәкче-урманчысы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече булып эшли.