«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы билгеләнде

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Әхмәтгалиев Илнар Әгъзап улы «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Элек ул «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы вазыйфасын башкарган иде.

Илнар Әхмәтгалиев 1989 елның 11 апрелендә Актаныш районының Яңа Әлем авылында туган. 2009 елда Лубян урман хуҗалыгы-техникумын (хәзер – Лубян урман-техник көллиятен), 2014 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Илнар Әхмәтгалиев хезмәт юлын армиядән соң 2010 елда Минзәлә урманчылыгының Актаныш кишәрлегендә урман мастеры вазыйфасында башлый. Аннан соң урманнан файдалану буенча инженер, җитәкче-урманчы урынбасары һәм Минзәлә урманчылыгының җитәкче-урманчысы булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International