Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш квалификация эшләре якланды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау чарасы булды. Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Илдар Галиев, укытучылар Рәсил Гайнанов, Павел Сухов һәм Елена Усова бар иде.

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 11 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына стандарт утырту материалын үстерү, урман плантацияләре, урман культуралары булдыру, күркәләрне эшкәртү, урман утыртмаларын чыгару һәм таксацияләү белән бәйле диплом проектларын тәкъдим иттеләр.

«Барлык эшләр дә куелган бурычларны хәл итүгә комплекслы якын килүе белән аерылып торды. Проектларның дәрәҗәсе генә түгел, чыгарылыш сыйныф укучыларының үз позициясен дөрес итеп яклый белүе дә сөендерде, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхразыев. – Диплом эшләре яхшы һәм бик яхшы бәяләнде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International