Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Лениногорск урманчылыгының урман фонды территориясендә сезонлы эшләр барышы белән танышты. Объектларны караганда министрны җитәкче-урманчы Радий Салихов һәм урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков озата йөрде.
Килеп җитү белән Равил Кузюров агач әзерләү, урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган чараларның сыйфатын тикшерде, базислы урман питомнигында һәм Шөгер кишәрлеге урманчылыгының административ бинасында булды. Аңа быел Лениногорск урманчылыгы территориясендә 12 га мәйданда – урманнарны торгызу, 9,3 га – саклагыч урман үсентеләре утырту, питомникта 1,15 га орлык чәчү эшләре башкарылганлыгы турында сөйләделәр. «Чыршы, нарат һәм каен орлыклары чәчелде, – дип билгеләп үтте Руслан Куличков. – Хәзерге вакытта шытымнарны карыйбыз. Чаралар комплексына даими рәвештә су сибү, чүп үләннәренә каршы көрәш һәм рәт араларындагы туфракны эшкәртү керә».
Аннары министр Лениногорск урманчылыгының административ бинасын, III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен һәм урман хуҗалыгының җитештерү базасын карады. Радий Салихов хәбәр иткәнчә, урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатларында янгын куркынычы хәленә космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла.
Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров Лениногорск урманчылыгы һәм Лениногорск урман хуҗалыгының 2022 елның 5 аенда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.
Докладлар белән җитәкче-урманчы Радий Салихов һәм урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын, санитар-савыктыру чараларын башкаруга бәйле берничә йөкләмә бирде. «Урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Быел урман янгыннарына бәйле вәзгыять узган елгыга караганда яхшырак. Шуңа да карамастан, без контрольне йомшартмаска һәм урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә тиеш».