ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш һәм Чистай районнарында эш визиты белән булды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш һәм Чистай районнарында эш визиты белән булды. Максаты «Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу иде. Объектларны караганда аны министр урынбасары Рәис Гомәров, җитәкче-урманчы Альберт Шамилов һәм урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөһминов озатып йөрде.

Килеп җитү белән министр Кама урманчылыгының Шомарбаш кишәрлегендә, 24 нче кварталда урманнарны торгызу һәм урман культураларын агротехник карау буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләде. Альберт Шамилов быел Кама урманчылыгы территориясендә 105 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылганы турында сөйләде. «Бүгенге көндә агротехник карау буенча эшләр 68 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – 800 гектар», – дип хәбәр итте ул.

Шуннан соң Равил Кузюров Шомарбаш кишәрлегенең 16, 19, 20 һәм 25 кварталларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган чараларның сыйфатын тикшерде, урманчылыкның административ бинасын, Кама урман хуҗалыгы авылындагы урман хуҗалыгының җитештерү базасын карады. Министр учреждение коллективлары белән аралашты, аларның эшләре белән кызыксынды. Урман культуралары техникасын һәм инвентарьны саклау шартларына аерым игътибар бирелде.

Аннары министр Кама урманчылыгының Берсут кишәрлегенең 42 һәм 52 кварталларында урманда барган кисүләр барышы һәм агач әзерләү эшләре белән танышты. Аңа быел Кама урманчылыгы территориясендә 378,5 га мәйданда урманны карау өчен кисүләр үткәреләчәге турында сөйләделәр, шул исәптән 77,7 га аркылы кисүләр башкарылачак.

Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров урман патруле буенча моторлы көймәдән файдаланып, Берсут һәм Чистай кишәрлеге урманчылыкларының урман фонды җирләрен патрульләүдә катнашты. Әлеге көймә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2020 елда сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International