«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ «Эковесна-2022» республика конкурсының район этабында җиңүче булган

2022 елның 24 июне, җомга

ТР муниципаль районнарында «Эковесна-2022» республика конкурсының район этапларында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. «Экопредприятие» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе – «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ. Бүләкне җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллинга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең өлкән белгече Әмир Җәббаров тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, «Эковесна» республика конкурсы апрель һәм май айларында санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән иде. Конкурста барлык муниципаль районнардан вәкилләр катнашкан, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр, балалар бакчалары, гаиләләр, предприятиеләр һәм ишегаллары сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International