3 нче урта мәктәпнең «Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында катнашучылар Бөгелмә шәһәренең «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклыйк» дигән темага дәрес үткәргән.
Дәрес иң матур һәм кыйммәтле агачларның берсе – сабаклы имәнгә багышланган. «Лесные пчелы» берләшмәсе әгъзалары балаларга имәннең үсеш ареалы, аның уртача гомер озынлыгы һәм әлеге токымның танылган вәкилләре турында сөйләгәннәр.
Шулай ук үзәктә тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасының Кызыл китабына һәм Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм кошлар турында да белгәннәр.