Бүген ТР «Кәләй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Әлмәт районының Урман-Кәләй урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында катнашучылар өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына дәрес үткәргәннәр. Дәрес урманчылыкның административ бинасы базасында оештырылган.
Җитәкче-урманчы Дамир Миндрахманов балаларга Кәләй урманчылыгының һәм Кәләй урман хуҗалыгының барлыкка килү тарихы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. «Безнең урман хуҗалыгы 1931 елда ук оеша һәм башта «Шөгер район урман хуҗалыгы» дип атала иде, – дип хәбәр иткән Дамир Миндрахманов. – Беренче директор итеп Ф.А.Салихов билгеләнә. Соңрак, 1968 елда, учреждениенең исеме күпкә гадәтирәк итеп, «Кәләй урман хуҗалыгы»на алыштырыла».
Моннан тыш, дәрес барышында Буа кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Юрий Федоров та чыгыш ясаган. Ул урманнарның иң мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләренә тукталган, балаларның урман һәм анда яшәүче хайваннар турындагы сорауларына җавап биргән.