Министр Наил Мәһдиев «Урман патруле» студентлар отряды белән очрашты

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Республика урманчылыкларында өченче ел инде студент отрядлары урманнарны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Быел, Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында, эш сезоны үткән еллардагыдан алдарак башланды. Бу елның тагын бер үзенчәлеге шунда, – барлык эшче студентлар да урман профильле уку йортларыннан: Лубян урман-техник колледжыннан, Зәй политехник колледжыннан, тиздән аларга Казан аграр университеты егетләре дә кушылачак. Быел отрядта барлыгы 100 кеше эшләячәк. Аларның күбесенә, вуз җитәкчеләре белән килешенеп, урмандагы сигез сәгатьлек эш көне производство практикасы дип саналачак.

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Урман патруле” әгъзаларының эш, көнкүреш һәм ял шартлары белән кызыксынды. Студентлар Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 700 кубометр коры-сары җыюлары, юл буйларын чүп-чардан чистартулары турында сөйләделәр. Отрядның эше яңа уку елы башына тикле барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International