ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре балалар җәйге лагерында катнашучылар өчен экскурсия үткәргән

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Чирмешән үзәк мәчете каршындагы балалар җәйге лагерында катнашучылар «Чирмешән урманчылыгы»  ДКУда кунакта булганнар. Балалар өчен экскурсияне урманчы-җитәкче урынбасары Әлфинур Җиһаншина үткәргән.

Балалар урманчылыкның административ бинасын, урман музеен, питомникны караган һәм «Чирмешән урманчылыгы бүләкләре» кибете продукциясе ассортименты белән танышкан (халык кулланыла торган товарлар, бал, җиләк, чикләвек һ.б.).

Шулай ук очрашу барышында «Урманны саклагыз» дигән темага әңгәмә дә үткәрелгән. Әлфинур Җиһаншина лагерьда катнашучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Чирмешән урманчылыгының һәм Чирмешән урман хуҗалыгының эш юнәлешләре, урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International