Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 32 нче икътисад төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Дәүләт имтиханы комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Богомолова, укытучы Надежда Сухова, бухгалтерлар Татьяна Козырева, Татьяна Пантелеева, кадрлар әзерләү белгече Галина Фәттахова һ.б. бар иде.
Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 9 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына бухгалтерлык исәбен алып бару, оешмаларда салым исәбен алып бару, төп чараларны инвентаризацияләү тәртибе, финанс хисаплылыгын төзү белән бәйле диплом проектларын тәкъдим иттеләр.
Шулай ук бүген көллияттә читтән торып уку бүлегенең 41 нче урман хуҗалыгы төркеменең чыгарылыш квалификация эшләре дә якланды.