«Зеленый экран» социаль видеороликлар россиякүләм конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 28 июне, сишәмбе

«Зеленый экран» социаль видеороликлар россиякүләм конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурска әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш турында видеороликлар кабул ителә. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак, шулай ук үз хезмәтләрен  https://экодиктант.рус порталында күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурста Россиядә яшәгән теләсә кем катнаша ала. Катнашу өчен 12 тема буенча социаль видеоролик төшерергә кирәк: климат, Байкал күлен саклау, Арктика, калдыклар белән эш итү, урман ресурсларын саклау, су ресурсларын саклау, сирәк һәм юкка чыга торган хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау, туфрак катламын саклау, тотрыклы үсеш, энергетика, яшел финанслар, социум һәм экология өлкәсендәге максатлар.

Видеороликны ВКонтакте шәхси битендә бастырып чыгарырга һәм аны greenscreen@ravnopravie.online электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, мәкаләдә #ЗеленыйЭкран2022, #Экодиктант, #Экопросвещение, #АНОРавноправие, #ДушевнаяМосква, #ГрантымэраМосквы хештегларын күрсәтергә кирәк.

Гаризалар 2022 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Тулырак итеп ВКонтакте рәсми төркемендә белешергә була:  https://vk.com/ecodiktant.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International