Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Биектау муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Максаты – «Ары урманчылыгы» ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Алмаз Хәлиуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов озата йөрде.
Килеп җитү белән Равил Кузюров урманчылыкның административ бинасын, икенче типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен һәм урман хуҗалыгының җитештерү базасын карап чыкты. Ул шулай ук теплицадагы чәчүлекләрнең дә торышын бәяләде. Алмаз Хәлиуллин сөйләп узганча, урман хуҗалыгында 2 теплица бар, быел май аенда 0,04 га мәйданда каен, чыршы, нарат һәм карагай орлыклары чәчелгән. «Хәзерге вакытта чәчүлекләрне карау эше тулы куәтенә бара. Даими рәвештә чәчүлекләргә су сибәбез, чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, күптән түгел беренче тапкыр ашлама керттек. Июльдә үсемлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы сиптерергә уйлыйбыз», – дип өстәде җитәкче-урманчы.
Шуннан соң министр Ары урманчылыгының истәлекле әйбере – Илләт кишәрлеге урманчылыгының 43 нче кварталында урнашкан чыршы белән танышты һәм гади нарат буенча урман-орлыкчылык плантациясе торышын карады. Әлеге чыршының яше –130 яшь, ә биеклеге – 32 метр.
Эш сәфәре азагында Равил Кузюров Ашыт кишәрлеге урманчылыгының административ бинасында булды. Анда «Ары урманчылыгы» ДКУ инспекторлар составы белән очрашу булып узды. Очрашу барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урман фонды җирләрендә патрульлек башкару, урман законнары бозылу очракларын кисәтү һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.