Рослесхозда дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Фикер алышуда Рослесхозның Хокукый тәэмин итү һәм урманнардан файдалану идарәсе башлыгы Елена Бородавкина, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Антон Трифонов, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында «Дәүләт реестрлары белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер категориягә керүен билгеләү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Антон Трифонов, урман комплексы белән идарә итүнең кайбер органнары вәкилләре чыгыш ясадылар, алар дәүләт урман реестрына кишәрлекләр турында мәгълүмат кертү буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International