ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын тикшерүгә кереште

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү эшенә кереште. Август ахырына кадәр белгечләргә 31 урманчылыкның урман фонды территориясендә һәм 31 урман хуҗалыгының урман питомникларында булырга туры киләчәк.

Мәсәлән, кичә, 29 июньдә, Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Сергеева Балык Бистәсе муниципаль районында шундый тикшерү белән булып кайтты. Анда ул Кызыл Йолдыз урманчылыгының Теләче кишәрлегендә урман культуралары утыртуның сыйфатын бәяләгән.

«Тулаем алганда, башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфаты билгеләнгән таләпләргә туры килә, – дип билгеләп үтте Анна Сергеева. – Шуның белән бергә урман орлыкчылык объектлары – 1969 һәм 1982 елларда нигез салынган сабаклы имәннең урман орлыклары плантацияләре дә каралды».

Быел Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә барлыгы 100 га мәйданда – урманнарны торгызу, 1 га мәйданда орлык чәчү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International