Бүген Спас муниципаль районының П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәбе-интернатының «Чиста булачак» һәм Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булып киттеләр. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Лубян урман-техник көллияте һ.б. турында сөйләде.
«Миңа Урман музеенда бик ошады, тармак турында күп яңалык һәм мавыктыргыч нәрсәләр белдем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Яшь урманчы» берләшмәсендә катнашучы Дарья Полякова. – Урман янгыннарын сүндерү өчен билгеләнгән ранецлы янгын сүндергечне һәм урман хуҗалыклары җитештерә торган башка продукцияне күрүе бик кызык булды».