Бүген Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразыев һ.б. катнашты.
«Сез көллияттә узган елларны яратып искә алырсыз дип ышанам. Чөнки Лубян урман-техник көллияте бай тарихы һәм традицияләре булган, илдә иң борынгы урта махсус уку йортларының берсе, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Узган ел аңа 100 яшь тулды, бу вакыт эчендә 9,6 меңнән артык белгеч әзерләнде, алар республикада гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларында да уңышлы гына хезмәт иткәннәр һәм эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр».
«Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы – динамик үсештәге тармак. Без сезне үзебезнең командага кушылырга чакырабыз, – дип өстәде министр, чыгарылыш укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезне көллиятне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Сезнең өчен яңа идеяләр, мөмкинлекләр, омтылышлар һәм перспективалар дөньясы ачылсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим».
Көллиятне тәмамлаучыларны район башлыгы Сергей Димитриев та котлады. Ул аларга бәхет, иминлек һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Аннары көллиятне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларны 76 кеше алды.